СПИД турында ачыктан-ачык сөйләшү

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Мәгълүм булганча, СПИД турында, аның таралу юллары һәм бу афәтне кисәтү юллары турында дөрес, үтемле мәгълүмат – әлегә бу чиргә карата бердәнбер профилактика чарасы. Актив профилактика эше алып бару аркасында Әлмәт районында ВИЧ-инфекциянең таралу темпларын киметү, тотрыклы итү мөмкин булды. Бигрәк тә куандырганы шул, 20 яшькә кадәргеләр арасында авыручылар саны кимеде. Икенче бер сагайта торган факт та бар: бу әшәке чирне йоктыручылар арасында 50-70 яшьлекләр дә очрап тора. Әлмәт районында чир йоктыручылар арасында 14 яшьтән башлап 79 яшьлек кеше дә бар! 2014 елда яңа ачыкланган авыручылар арасында 20-29 яшьлекләр 28% тәшкил итә, 69%ы – 30 яшьтән узган кешеләр.

Берничә ел СПИД күбрәк җенси юл белән йога (2013 елда 73%). Чир ипле саналган гаиләләргә дә үтеп керә. СПИДлы ир-атларның чирне хатыннарына, сөяркәләренә, җенси партнерларына йоктыру очраклары һаман ешая бара.

ВИЧ кешенең милләтен дә, яшен дә, социаль хәлен дә карап тормый, ул һәркемгә яный. Аны йоктырган кешеләрнең берсе дә бу хәлгә тарырмын дип уйламаган, әлбәттә, аз вакытлы рәхәтлек аларны зур бәлагә дучар иткән.

Шунысын исегезгә төшерәбез: Әлмәт СПИД-үзәгендә ВИЧка анализ биргәндә нәтиҗәләре икенче көнгә әзер була. Сорауларыгыз булса, түбәндәге телефоннарга шылтырата аласыз: 36-20-17, 36-20-18.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International