“Луч” телеканалы туган көнен билгеләп узды

2014 елның 20 июле, якшәмбе
Телевизор барлыкка килгәннән бирле, ул һәр фатирда мөһим урын алып тора. Бигрәк тә аерым тапшырулар тирә-як мохит турында мәгълүмат чыганагы булып санала. Бу информацион яссылыкта Әлмәтнең “Луч” телекомпаниясе дә армый- талмый хезмәт итә.

19 июль көнне шәһәр паркында алар 23 нче тапкыр үзләренең туган көннәрен билгеләп уздылар. 1991 елда ачылып эшчәнлек алып баручы телекомпания шәһәр һәм район өчен чын мәгънәсендә яктылык нуры булды. Ике дистә елдан артык алар Әлмәт районы һәм шәһәре халкын мәгълүмат белән тәэмин итәләр.

Район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменнән “Луч”ларны Матбугат үзәге җитәкчесе Лира Сахапова тәбрикләде. Ул үзе дә шушы коллектив та хезмәт юлын башлаган:
- Биредә талантлы, чын мәгънәсендә үз эшен яхшы белгән һәм яраткан фикердәшләр тупланган. Бүген “Луч” Татарстанның медиа киңлекләре белән тәңгәл рәвештә үсүче телекомпания. Нефтьчеләр каласы турындагы фикер сезнең аша формалаша, ә бу зур җаваплылык. Сезгә киләчәктә дә уңышлар, рәхмәтле телевизор караучылар, юмарт реклама бирүчеләр телим,- диде ул үзенең чыгышында.

Нефтьчеләр исеменнән телекомпанияне “Татнефть” ААҖ техник–икътисади һәм алдынгы тәҗрибә тарату бүлеге инженеры Марат Бәдретдинов котлады.
Бәйрәмнең бизәге “Әлмәт матуры-2014” бәйгесе булды. Финалга узган 6 татар кызы жюри һәм кунакларга үзләренең талантларын күрсәттеләр. Алар арасында район башлыгының Матбугат үзәге хезмәткәре Рәмилә Хәмидуллина да бар иде.

“Луч”ның туган көненә багышланган бәйрәм концерты татар эстрадасының йолдызлары Ландыш Нигъмәтҗанова, Ришат Фазлиәхмәтов, Артур Салаховның чыгышлары белән дәвам итте.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International