Профсоюз активы Свияжск утрау-шәһәрендә экскурсиядә булды

2014 елның 20 июле, якшәмбе
18 июль көнне Республика комитеты профсоюз активы һәм ветераннарның 40 кешедән артык делегациясе Свияжск утрау-шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.

Чараның оештыручысы – Нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармагы хезмәткәрләренең Татарстан профсоюз иҗтимагый оешмасы. Тарихи утрауда безне бик кунакчыл каршы алдылар.Өч сәгать дәвамында экскурсовод шушы утрауның тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аңа исемне шушы утрау ярларын юучы елга исеменнән чыгып биргәннәр.

Ә утраудагы шәһәргә 1551 елга патша Явыз Иван кушуы буенча нигез салына. Соңрак утрау-шәһәрдә күп кенә социаль учреждениеләр эшли. Тарихтагы һәр чор утрау-шәһәрнең һәйкәл-истәлекләрендә үз эзен калдырган, чөнки ул Казанны алганда форпост буларак та хезмәт иткән. Шуңа күрә һәйкәлләрнең кайберләре инде җимерелгән.

Әмма хәзерге вакытта XVI-XIX гасырларга караган тарихи-архитектура һәйкәлләренең күпчелеге инде торгызылган, реставрацияләнгән һәм шушы матур утрау-шәһәрнең күренекле урыннарына әйләнгән.

Профсоюз активистлары әлеге эчтәлекле һәм кызыклы сәфәрдән канәгать калдылар. Шул уңайдан Республика профсоюз комитеты җитәкчесе Мансур Шәрәповка һәм аппарат хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International