“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 20 июле, якшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Безнең шәһәрдә велосипедта йөрүчеләр бик күбәйде. Ленин урамындагы тротуардан йөрергә гел дә мөмкин түгел. Бүген бер велосепедчы минем 13 яшьлек кызымны бәргән һәм хәлен дә сорамыйча китеп барган. Кызым елап, сыдырылып һәм кара янып кайтты. Кичке яктан, эштән кайтканда кайчан бәреп егарлар икән дип, үзем дә куркып йөрим. Хәзер җәяүлеләргә олы юлда гына түгел, тротуарда да куркыныч. Шәһәр хакимиятенең әлеге мәсьәлә буенча кичекмәстән чара күрүләрен сорыйм. Ихтирам белән шәһәрдә яшәүче Сафиуллина Лилия Фаатовна!

Җавап: Хәрәкәтләнү транспорты буларак, велосипедта йөрергә теләүчеләрнең артуы сәбәпле, Әлмәттә велоинфраструктураны алга таба да үстерү ихтыяҗы бар. Бүгенге көндә Буалар шарлавыгында махсус юл буларак салынган велосипед юлы 2300 метрдан артык. 2012 елда Промышленная урамында 560 метрлы велосипед юлы булдырылды. Шәһәр төзелеше планнарында Ленин урамы буйлап Буалар шарлавыгыннан Тукай проспектына кадәр махсус велосипед юлы салу күздә тотыла. Проектны тормышка ашыру матди финанслану чыганаклары ачыкланганнан соң гамәлгә куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International