Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кече Сабантуй

2014 елның 19 июле, шимбә
Бүген Әлмәт шәһәре паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кече Сабантуй булып узды. Бәйрәмнең кунаклары язмыш тарафыннан кыерсытылсалар да, күңелләрен төшермиләр. Алар арасында рәсем ясаучылар, чигүчеләр, спорт белән шөгыльләнүчеләр дә байтак.

Кече Сабантуй нефтьчеләр башкаласында ел да уздырыла. Район һәм шәһәрдә 11 меңнән артык инвалид исәпләнә, шуларның 575е балалар.

Бәйрәм чараларында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Зәһретдинова катнашты. Ул ассызыклап узганча, Әлмәт районы 2011 елдан бирле “Һәркемгә уңайлы мохит” республика программасында катнаша. Быел әлеге максатларга 16 миллион 821 мең сум акча бүлеп бирү каралган. Социаль хезмәт күрсәтү юнәлешендәге 7 объект мөмкинлеге чикле кешеләр өчен җиһазландырылачак.

Резеда Зәһретдинова район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады, Наталья Григорьева–Яковлевага матди ярдәм белән конверт тапшырды. Наталья Григорьева–Яковлева бәхетсезлек очрагы белән гарип калган, аның кызы Елена быел 1 нче сыйныфка бара.

Халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе һәр ел саен уздырыла. Быел оешма һәм предприятиеләрдән 250 мең сумга якын средство җыелган. Бүгенге бәйрәмдә 25тән артык балага 1 нче сыйныфка бару өчен портфельләр тапшырылды. “Наше наследие” фонды, “Әлмәт УТТ-1”, “Әлмәт торбалар заводы”, “Чулпан” иминият компаниясе, “Газтехника” кибете аерым гаиләләргә үзләренең бүләкләрен бирделәр.

Чара мөмкинлеге чикләнгәннәр арасында уздырылган спорт ярышлары белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International