“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 19 июле, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз.
Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез хөрмәтле, Мәҗит Хаҗипович! Мин Герцен урамы, 82 нче йортта яшим. Сезнең игътибарыгызны төнге 22 сәгатьтән соң туктаусыз чабучы мотоцикл һәм мопедларга юнәлтәсем килә. Аларның тавышы яшь балаларны йокыдан уятып кына калмый, олыларны да сискәнергә мәҗбүр итә. Алар белән булган аварияләр турында сөйләп ардык инде. Бу закон бозучылар белән ЮХИДИ хезмәткәрләре кызыксынмыймыни соң?

Җавап:
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан закон бозучы мотоцикл йөртүчеләргә каршы көрәш алып барыла. 2014 елның беренче ярты еллыгында махсус машина кую урыннарына 70тән артык мотоцикл җибәрелгән. Җирле хезмәткәрләргә ярдәмгә Казаннан 2 экипаж бирелгән иде. Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International