Татарстанда 1 млн 333,1 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык заданиенең 55,6%ы үтәлгән
2014 елның 19 июле, шимбә
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2014 елның 27 июненә 2014 ел этабы буенча Татарстан Республикасы заявкасы хупланган. 2013 ел этабы буенча 9 мең 722 кв. м мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 шартнамә төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов алып барды.
Аннары ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Татарстанда торакны файдалануга тапшыру турында сөйләде. 2014 елның 18 июленә республикада 1 млн 333,1 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган (еллык заданиенең 55,6%ы), үткән ел белән чагышытрганда – 104,7%
2014 елның 18 июленә социаль ипотека программасы буенча 2 мең 887 фатирлы 49 йорт файдалануга тапшырылган, гомуми мәйданы – 171,4 мең кв. метр. Соңгы ике атнада гомуми мәйданы 75,2 мең кв. м. булган 1 мең 223 фатирлы 9 торак йорт эксплуатациягә тапшырылган. Шул исәптән Казанда биш йорт: Завойский урамында гомуми мәйданы 6,7 мең кв. м. һәм 4 йорт Әмәт асты урамында, гомуми мәйданы – 60,9 мең кв. м.