Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды

2014 елның 18 июле, җомга
Әлмәттә район башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин үткәрде. Анда Әлмәт эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ булеге башлыгы Валерий Гыйздәтуллин һ.б. катнашты.

Комиссия районда юл-транспорт фаҗигаларын киметү һәм юл хәрәкәтенең иминлеген арттыруга бәйле мәсьәләләрне карады. Районда беренче ярты елда 120 юл-транспорт һәлакәте булып, шулар нәтиҗәсендә 19 кешенең гомере өзелгән, 168 кеше тән җәрәхәтләре алган. 2013 елның шул ук чорында 112 авариядә 10 кеше һәлак булган, 197 кеше җәрәхәтләнгән булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International