Украина кешеләре Әлмәттә

2014 елның 18 июле, җомга
Әлмәт районына Украинадан 76 кеше килгән. Шуларның 4есе эш белән, 5есе турист, 22есе хосусый затларга килгән, 32 кеше вакытлыча яшәү өчен килгән. Килүчеләрнең берсе дә качак статусы алмаган. Украинадан килгән 10 кеше эш сорап мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Анда 670 вакантлы урын бар, шуларның 14ендә торак белән тәэмин итү каралган.

Бу вакансияләрдә айлык эш хакы 5554 сумнан 35 мең сумга кадәр. 7 гаилә шәһәр социаль яклау идарәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Анда Украинадан бөтен әйберен калдырып китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен кием-салым һәм башка әйберләр кабул итү оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International