Тыл хезмәтчәне Сөембикә Бакированы юбилее белән котладылар

2014 елның 18 июле, җомга
Бүген тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре иясе Сөембикә Бакирова 90 яше тулуны билгеләп үтә.

Сөембикә Габдрахман кызы Әлмәттә туган. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. 1941 елда кыз Стәрлетамак педагогика институтына укырга керә, укуын тәмамлаганнан соң бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Сугыштан соң кияүгә чыга, ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер 10 оныклары, 15 оныкчалары бар.

Район һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова котлады. Сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Наҗия Мисбаховна РФ президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгы Мәҗит Салиховтан котлау хатлары, шулай ук чәчәкләр һәм җылы юрган тапшырды.

Юбилярны котларга Мәгариф идарәсеннән, ветераннар советыннан һәм үзе пенсиягә чыкканчы тарих укыткан 1нче мәктәптән дә килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International