“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 18 июле, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, сезгә шундый соравым бар. Мин Иске Суркинода яшим, безнең Яшьләр урамында ай буе су юк. Ясарга җыенучы да күренми. Минем ике кечкенә балам бар, чиләк күтәреп чишмәгә йөрү туйдырды инде. Авыл башлыгы белән бәйләнергә беркем дә теләми. Үтенечем сезгә! Бу проблеманы хәл кылырга ярдәм итсәгез иде!

Җавап:
Насос станциясен ремонтлау һәм Иске Суркино авылының бер өлешен, шул исәптән Яшьләр урамын, су белән тәэмин итү буенча ай буена эш барды. Янып чыккан двигатель урынына запастагысы куелды, әмма ул берничә көннән сафтан чыкты. Бүтән двигатель юк иде, ярдәм сорап “Әлмәтнефть” идарәсенә мөрәҗәгать иттек.
Бу көнгә “Әлмәтнефть” идарәсе ярдәме белән алыштырырга двигатель табылды. ЦКППН-2 ярдәмендә, алар көче белән куелды. Яңа двигательнең рамы һәм зурлыгы башкача булу сәбәпле эшләр озаграк барды. 14 июльдән насос эшли, Яшьләр урамына су килә. Сафтан чыккан ике двигатель электр цехына ремонтка җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International