“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 18 июле, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз.
Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Хәерле көн! Әйтегез әле, безнең шәһәрдә бер тәрәзә принцибы белән хезмәт күрсәтү бармы? Нинди хезмәт күрсәтүләр барлыгын да ачыкласагыз иде. Ихтирам белән, Яна Куприянова.

Җавап:
Бер тәрәзә принцибы белән муниципаль һәм дәүләти хезмәт күрсәтүләрдән Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86нчы йортта, Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күп функцияле үзәгендә файдаланырга була.

Үзәктә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге №1 кушымтада.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International