Ветеран оешмалары тәҗрибә уртаклаша

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
11 район кураторы Васыйл Хуҗахмәтовның чакыруы белән 16 июльдә Әлмәт шәһәр советында Азнакай районы ветераннар советы делегациясе кунак булды. Визит Әлмәт ветераннарының эш тәҗрибәсе белән танышу, шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чаралары кысаларында булды.

Танышу һәм Сугышчан дан бүлмәсендә диалог, комиссияләрдә эшләү, башлангыч ветеран оешмаларында, шул исәптән “Татнефть”тә булу, авыл җирлекләренә бару, шәһәр буйлап экскурсия ясау, Мәңгелек утка чәчәкләр кую – очрашуның программасы бай иде.

Сәламләү сүзендә ӘМР ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов яхшырак нәтиҗәләргә ирешү һәм ике иң көчле оешма статусын саклау өчен сәламәт көндәшлек рухы белән эшләү омтылышы зур булуын билгеләп үтте.

Азнакайлылар чакыруны зур канәгаьлек белән кабул иткәннәр. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов “тугандаш оешма белән күршеләрчә җылы мөнәсәбәтләр өчен” рәхмәт сүзләре җиткерде.

Кәләй авылында очрашу кунаклар өчен аеруча истәлекле булды. Аларны ипи-тоз, керәшеннәрнең фольклор ансамбле чыгышы белән каршыладылар.

Азнакайлылар үз казанышлары турында да горурланып сөйләделәр. Былтыр районның 60 авылында тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына стелалар кую төгәлләнгән. 2008 елдан бирле ветераннар советының 8 битле айлык гәзите чыгып килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International