Тыл хезмәтчәне Кәтибә Мостафинаны юбилее белән котладылар

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Бүген тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре иясе Кәтибә Мостафина үзенең 90 яше тулуны бәйрәм итә. Пенсионерның ишеге иртәдән үк ябылып тормады. Ире Бөек Ватан сугышы ветераны Хәй Вәлит улы белән икесе кунаклар кабул итте. Шәһәр һәм район җитәкчелеге исеменнән ветеранны башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Резеда Заһретдинова котлады. Кәтибә Мөгаллим кызына тазалык-саулык һәм озын гомер теләп, РФ президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Мәҗит Салиховның котлау хатларын, истәлекле бүләк тапшырды.

Кәтибә Мөгаллим кызын озак еллар эшләгән коллективы – “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеннан да котларга килгәннәр иде.

Кәтибә апа белән ире өч бала тәрбияләп үстергәннәр, балалары аларны игътибардан, ярдәмнәреннән калдырмыйлар, хәлләрен белеп кенә торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International