Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды. Беренче булып кырга Азнакай районы игенчеләре чыкты. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.

“Волжская-100” көзге бодаен урып-җыю эше Фәнүс Кәримовның фермер хуҗалыгында башланган. Бүгенгә аграрийлар чәчүлекләрнең 40 гектарын җыеп алган.

Крестьяннарны уртача уңыш - 28 ц/га - куандырган. Ләкин, аларның фикеренчә, эш башында һәрвакыт шулай була. Ә менә урып-җыю кампаниясенең ахырына таба уңыш кими.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International