“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” конкурсы эшләреннән күргәзмә оештырылачак

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
9нчы июльдә башланып киткән “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” конкурсы нәтиҗәләреннән фотокүргәзмә оештырылачак.

Бу хакта бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында әлеге проектны тәкъдим итү чарасында хәбәр иттеләр. Чарада шулай ук Кырым Республикасыннан килгән вәкилләр, Татарстан халыклары ассамблеясының яшь вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты.

Фотоконкурста социаль челтәрләрдән актив катнашучылар гына түгел, ә теләге булган барлык кеше дә фото хезмәтләрен тәкъдим итә ала. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр иткәнчә, конкурска эшләрне fototatarstan@mail.ru электрон адресына яки ТР Халыклар дуслыгы йортына (Казан, Павлюхин урамы, 57) юлларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына багышланган фотосурәт төшерергә кирәк. Бәйгене оештыручылар, җиңүчеләрне күңелле һәм көтелмәгән бүләкләр көтә, дип вәгъдә итә.

Конкурсны “Команда 2013” һәм “Кадр резервлары” проектлары оештыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International