Районнарда эшкуарларның хәл итәсе мәсьләләре аз түгел

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылган эшкуарлык климатын мониторинглау темасына матбугат конференциясе узды. Анда Эшкуарлыкта ярдәм итү үзәге директоры Артем Наумов катнашты.

Артем Наумов сүзләренчә, эшкуарлык өлкәсендә күп мәсьәләләр эшкуарларның хокуклары бозылуга бәйле түгел. “Эшкуарларның күп мәсьәләләре җир участокларын алу, ул участокларга үзләренең сәүдә урыннарын урнаштыру белән бәйле”, - диде үзәк директоры. Шулай ук ул түрәләрнең эшкуарларга булган мөнәсәбәтләре уңай булмавын, эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә җитәкчеләрнең югарыдан каравын һәм ярдәм итәргә атлыгып тормавын атап китте.

Эшкуарлыкта ярдәм итү үзәгенә Буа, Арча, Яр Чаллы һ.б. муниципалитетлардан мөрәҗәгать итүче эшкуарлар күп икән. Әмма бу башка район җирлекләрендә чишеләсе мәсьәләләр юк дигән сүз түгел. Артем Наумов та моны ассызыклап узды. “Эшкуарны документлар белән бер ведомстводан икенчесенә йөртәләр һәм кешенең бизнес белән шөгыльләнү теләге дә сүнә. Кайчагында түрәләр тарафыннан алар яклау тапмый. Мисал өчен, Буа районыннан гына да безнең үзәккә ике мөрәҗәгать булды”, - дип белдерде Эшкуарлыкта ярдәм итү үзәге директоры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International