ТР Президенты РФ Дәүләт Советы Президиумының автоюлларны камилләштерү буенча эшче төркем утырышын үткәрде

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумының автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов бу эшче төркемнең рәисе булып тора. Утырышта катнашучылар илнең юл тармагын үстерү перспективалары, авыл торак пунктларын каты өслекле юллар белән тәэмин итү, яңа юллар төзү һ.б. буенча фикерләште.

Утырышта, бүген торак пунктларын каты өслекле юллар белән тәэмин итү вәзгыяте четерекле булуын билгеләп үттеләр. Республика Президенты Татарстанда бу мәсьәләнең ничек хәл ителүе турында сөйләде. Аерым алганда, ул 748 торак пунктта каты өслекле юллар юк, дип белдерде һәм юл тармагында шәхси-дәүләт партнерлыгын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

РФ Дәүләт Советы Президиумының эшче төркемендә катнашучылар фикеренә караганда, закон базасын үзгәртмичә, илдә төзелгән автоюлларны саклау һәм яңа юллар төзелеше күләмен арттыру мөмкин түгел. Бу өлкәдә комплекслы чаралар күрү зарур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International