Әлмәттә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе бара

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 7 июльдән башланды.

Әлмәт муниципаль районы бу акциядә актив катнаша. Быел районда 1нче сыйныфка 2250 бала бара. Шулардан 336сы ярдәмгә мохтаҗ. Моннан тыш күп балалы һәм аз тәэмин ителешле гаиләләрдән дә 37 балага төрлечә ярдәм итү кирәк.

Район башлыгы Мәҗит Салихов аз тәэмин ителешле гаиләләрнең проблемаларына игътибар тарту өчен предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, авыл башлыкларына, җәмәгать берләшмәләренә һәм индивидуаль эшкуарларга мөрәҗәгать белән чыккан иде. Бүгенге көндә хәйрия акциясендә түбәндәге оешмалар катнашты: “Кайгырту” хәйрия фонды, “Девон Кредит” банкы, “Таттелеком” элемтә узелы, “Арслан” ҖЧҖ, “СМП-Нефтегаз” ААҖ, “Связьтранснефть” ААҖ филиалы, “Солид Банк” ЯАҖ, Муниципаль институт, “АПМК-23” ЯАҖ, “Шешмаойл” компаниясе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан республика бүлеге, УПТЖ ППД идарәсе, “Татфондбанк” бүлеге, “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ. Бу предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан уку-язу әсбаплары белән 58 портфель сатып алынды.

Моннан тыш, Мәгариф идарәсе, “Алнас” ААҖ, Елхов транспорт идарәсе, “Витязь” ҖЧҖ, “Елмай” ҖЧҖ 92 хезмәткәрләренең балаларына мәктәп кирәк-яраклары алу өчен матди ярдәм күрсәттеләр.

19 июльдә шәһәр паркында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Кече сабантуй” була, анда мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителешле гаиләләрдән булган 30 балага уку-язу әсбаплары белән портфельләр тапшырылачак.

25 июльдә шәһәр-район һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчеләре катнашында күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 100 балага портфельләр тапшыру тантанасы була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International