“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Мин пенсионер, Урсалы микрорайонының Кузаева урамында 25нче йортта яшим. Менә ике ел инде безнең тирәгә машина белән керешле түгел. Язын-көзен, җәйге яңгырлы көннәрдә урам җебеп боткага әйләнә, машина белән түгел, җәяү дә йөрмәле булмый. Д.Кузаева урамына вакташ җәйдереп, минем даими яшәү урынына кадәр нормаль юл булдыруыгызны үтенәм. Чөнки бит бу урам шәһәрнең генераль планына керә. Безгә ашыгыч ярдәм дә, янгын сүндерү машинасы да килерлек түгел.

Җавап: Урсалы микрорайонында 2014 елгы эш планына Заречная урамын (34-46 йортлар арасы) һәм Наилә Закирова урамын ремонтлау кертелгән. Кузаева урамында юл түшәмәсен ремонтлау планда юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International