Бүген Россия хәрби-диңгез флотының диңгез авиациясенә нигез салу көне

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
17 июль Россия хәрби-диңгез флотының диңгез авиациясенә нигез салу көне булып исәпләнә.

1916 елның 17 июлендә рус очучылары Балтик диңгезе өстендә Беренче бөтендөнья сугышы барышында беренче тапкыр җиңүгә ирешәләр. Дүрт М-9 гидросамолеты һавага күтәрелә һәм 4 немец самолеты белән атыша башлый. Шул җиңүдән Россия диңгез авиациясенең тарихы башлана.

Бөек Ватан сугышы елларында диңгез авиациясе самолетлары, 35 меңнән артык сугышчан очыш ясап, җирдә һәм һавада дошманның 5,5 меңнән артык самолетын юк итәләр.

Диңгез авиациясенең бурычлары – дошманның су асты көймәләрен табу һәм юк итү, су өсте корабльләрен (беренче чираптта авианосецларны), шулай ук дошманның диңгездәге авиациясен юк итү. Россиянең дүрт флотының – Балтик, Төньяк, Тын океан һәм Кара диңгез флотларының үз авиацияләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International