Сугыш беткәннән соң Иван Фролов Саратовта хәрби училищеда укып чыга һәм 1955 елга кадәр Германиядә хезмәт итә.
Иван Васильевич пенсиягә чыкканга кадәр Мактама газ эшкәртү заводында мастер булып эшли. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” һәм юбилей медальләре бар.
Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән котлап, Резеда Котдусовна ветеранга тазалык, озын гомер теләде, истәлекле бүләк һәм район башлыгы исеменнән котлау хаты тапшырды.