Балалар бакчасында урын өчен өстәмә компенсация алуга гаризаларны кабат теркәү турында

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
2014 елның 1 гыйнварыннан Әлмәт районында балаларын муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләргә йөртүче ата-аналарга өстәмә компенсация бирү кертелде. Өстәмә компенсация гаиләнең бер әгъзасына керем күләме 25 мең сумнан артмаган очракта 6 ай срокка билгеләнә. Гаризалар кабул итү һәм өстәмә компенсация билгеләү социаль яклау органнарына йөкләнә.

2014 елның июнендә өстәмә компенсация алучы барлык ата-аналарга аны алдагы 6 айга дәвам итү өчен документлар тапшыру сроклары язма рәвештә җиткерелде. Өстәмә компенсацияләрне вакытында алу һәм социаль яклау идарәсе бинасында зур чират барлыкка китермәү өчен ата-аналарга документлар тапшыру срокларын сакларга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International