Әлмәттә суд приставы бурычлыларның 282 мең сум акчасын үзләштергән

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Әлмәттә суд приставы булып эшләгән 24 яшьлек Л.Р.Насыйровага хөкем карары чыгарылды. Ул бурычлы кешеләрнең 282 мең сум акчасын үзләштерүдә гаепләнә.

Хезмәт вазифаларын башкарганда Насыйрова бурыч түләүчеләрнең акчаларын квитанция кенәгәсенә кабул иткән. Идарәнең махсус депозит счетына саласы урынга ул акчаларны үз кирәгенә тоткан.

Тикшерү барышында Насыйрова дәүләткә килгән зыянны тулысынча каплады.

Әлмәт шәһәр суды аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International