19 июльдә “Луч” телекомпаниясе шәһәр паркында үзенең туган көнен билгеләп үтә

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
19 июльдә 18.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында “Луч” телекомпаниясенең 23 еллыгына багышланган зур бәйрәм башлана.

Парк сәхнәсендә “Әлмәт матуры-2014” гүзәллек һәм талант конкурсының финалы була. Конкурсның финалына үткән 7 чибәркәй жюри һәм кунаклар алдында үзләренең талантларын күрсәтәчәк.

Бәйрәм көнне шулай ук татар эстрадасы йолдызлары Ландыш Нигъмәтҗанова, Ришат Фазлиәхмәтов, Артур Салихов, Алина Даутова и Гөлназ Сираева үзләренең иң яхшы җырларын башкарачак.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International