«Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Советына кандидатлар

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Бүген “Бердәм Россия” партиясе ТР Үзәк сайлау комиссиясенә, ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен, кандидатлар исемлеген тәкъдим итте.

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенең тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә: “Безнең исемлектә 56 кандидат, аларның күпчелеге мондый дәрәҗәдәге сайлауларга беренче тапкыр чыга. Партия сайлау кампаниясенә әзер, без барлык кирәкле әзерлек эшен уздырдык. Без республикада башкарыла торган зур эшләрне дәвам итү яклы. 14 сентябрь сайлаулары ТР сайлаган юлны гражданлык раславы акты була. Партиянең башлангыч бүлекләре форумында, шулай ук IV чакырылыш парламент утырышында ТР Президенты билгеләгән бурычларны үтәп, без барлык эшебезне муниципаль районнарда, торак пунктларда тупларга, кандидатларның сайлаучылар белән күп санлы очрашуларын оештырырга, алардан тәкъдимнәр алырга һәм алдагы бишьеллыкка партиянең программасын формалаштырырга планлаштырабыз”.

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, бүгенгә 9 сәяси партиянең кандидатлар исемлеге расланган. ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны тәкъдим итү 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International