Әлмәттә буяучылар арасында һөнәри осталык конкурсы үтә

2014 елның 15 июле, сишәмбе
9 июльдә Әлмәттә шәһәрнең төзү оешмалары арасында һөнәри осталык конкурслары башланган иде, бүген ул буяучылар конкурсы белән тәмамлана. Конкурста «АРСУ», «АИСК», «Арслан», «СМП-Нефтегаз» компанияләреннән
2шәр кешелек 5 команда катнаша.

Буяучыларга төзелештә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки төзелгән объектның тышкы матурлыгы алардан тора.

Теоретик өлештән соң кызлар практикага керештеләр. Ул билгеле бер участокта сиена буяудан гыйбарәт иде. Бәя куйганда төп критерийлардан тыш пөхтәлеккә һәм эш урынының чисталыгына да зур игътибар бирелә. Бүгенге конкурста җиңүчеләргә, бүтән конкурсларның призерлары кебек үк, Төзүче көненә багышланган бәйрәм тантанасында бүләкләр тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International