Әлмәт төбәкләрнең ачыклыгы рейтингында лидерлар арасында

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Гражданлык инициативалары комитеты тарафыннан гамәлгә куелган “Ачык бюджет” проектының максаты – бюджет процессында гражданнарның һәм закон чыгару органнарының ролен күтәрү. 2013 елда Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Кудрин фондының һәм Гражданлык инициативалары комитетының Әлмәт муниципаль районын “Ачык бюджет” пилот проектында катнашучылар исемлегенә кертү турындагы тәкъдимен кабул иткән иде.

Төбәкләрнең ачыклыгы рейтингында 47 муниципалитет катнашты, бу алдагысы белән чагыштырганда 3 тапкыр диярлек артыграк. Әлмәт, почетлы дүртенче урынга чыгып, беренче бишлеккә эләкте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International