Баш дәүләт инспекторы әлмәтлеләрнең сорауларына җавап бирде

2014 елның 15 июле, сишәмбе
14 июльдә Әлмәттә Татарстан ЮХИДИ идарәсенең башлыгы Рифкат Миннеханов гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 7 кеше язылган иде. Аларның сораулары юл-патруль хезмәте инспекторларының, трасса ротасының гамәлләре белән килешмәү, ишек алларында авыр техника тору кебек һ.б. мәсьәләләргә кагылды.

Журналистлар баш дәүләт инспекторының Әлмәттә юллар торышын ничек бәяләве белән кызыксынды.

- Башкалар белән чагыштыргшанда юллар начаррак түгел, - диде Р.Миннеханов. – Ни дисәң дә нефть төбәге, шәһәрдә юлларны яхшы хәлдә тотарга мөмкинлек бар. ГАИ хезмәткәрләре үз вәкаләтләре кысаларында юллар яхшырак булсын өчен мөмкин булганны эшлиләр. Ләкин юл полотносының торышы автоинспекциядән генә тормый: без юлларны начар тоткан өчен җаваплылыкка тарта алабыз, әмма юк юлны бар итә алмыйбыз. Башка өлкәләрдән килүчеләр Татарстан юлларын мактаганда мин әйтәм, моны ишетүе күңелле дим, ләкин Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе буларак, юлларда проблемалар бик күп,башкаларга карап юанырлык түгел, дип саныйм. Мин республика юлларына өчле, дүртле яки бишле куя алмыйм; минем бәяләмәм шундый: юлда кимчелекләр бар икән, бу, башкаларга никадәр генә яхшы күренмәсен, начар юл.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International