Әлмәттә җитезләр, активлар, кыюлар фестивале узды

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Ял көннәрендә Поташ-Полян урманчылыгының ком карьеры урман массивында предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар яшьләр комитетлары командалары арасында “Җәй легендалары-Көньяк-Көнчыгыш” дигән Зона ачык туристлык фестивале булды.

Фестивальгә «АЛНАС-КОСТАЛИЯ» («АЛНАС» ААҖ), «БАТУРИНЦЫ» (Әлмәт торба заводы) «ФОРСАЖ» (УК «ТН-Энергосервис» ҖЧҖ), «КЕДЫ» (Аппаково авыл җирлеге) һәм «НАДО БРАТЬ!» (Яр Чаллы ТЭЦы ) командалары, барлыгы 30дан артык кеше катнашты.

Ике көн бик күңелле, сизелмичә дә үтеп китте. Командалар арасында «НАДО БРАТЬ!» беренче урынны яулады, икенче урында «ФОРСАЖ», өченче призлы урынга «АЛНАС-КОСТАЛИЯ» чыкты. Җиңүче командалар һәм шәхси исәптә призлы урын алучыларга дипломнар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International