Ярты елда Татарстан юлларында 238 кеше һәлак булган

2014 елның 15 июле, сишәмбе
9 июльдә Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең утырышында ТР Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рифкат Миңнеханов хәбәр итүенчә, ярты елда Татарстан юлларында 238 кешенең гомере өзелгән. Статистика саннары үлүчеләр санының кимүен күрсәтә: 2012 елның шул ук чорында 260 кеше, былтыр елның беренче яртысында 293 кеше һәлак булган.

Р.Миннеханов аварияләрнең күбесе тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу белән бәйле булуын белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International