Әлмәт мөхтәсибәтенең яңа сайты барлыкка килде

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәтенең яңа сайты эшли башлады. almat-islam.ru - җирлектәге мөселманнарның дини эшчәнлеген яктырту һәм аларга кагылышлы мәгълүматларны халыкка җиткерү, мәхәлләләр эшчәнлеген җанландыру максатыннан гамәлгә куелды. Рамазан аенда эшли башлаган сайтта мөхтәсибәт карамагындагы мәчетләр хакында да язылган, алга таба оешмаларга багышланган сәхифәләр дә тулыландырылачак. Хәзерге вакытта көндәлек вакыйгалар бирелеп бара.

Сайт татар һәм рус телләрендә алып барыла.

dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International