Украина качаклары Әлмәткә килә

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Республиканың башка шәһәрләре кебек Әлмәткә дә Украинадан качаклар килү дәвам итә. 3 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Украинаның 486 гражданы качак яки вакытлыча күченүче статусы алу өчен республиканың миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Безнең шәһәргә 4 гаилә килде.

Район башкарма комитетында Украина качакларын Әлмәт территориясендә урнаштыруны оештыру штабының чираттагы утырышында әйтелгәнчә, ел башыннан район территориясенә Украинадан 102 кеше килгән, 41 кеше киткән, 61 кеше яши. Әмма болары Украинада сугыш башланганчы килгән кешеләр. Ә сугыш хәрәкәтләре башлану сәбәпле килгәннәре 4 гаилә. Беренчесе апрельдә үк килгән, калганнары – июньдә. УФМСның Татарстан идарәсенең Әлмәт районындагы инспекторы Альмира Баһаветдинова мәгълүматларына караганда, алар әлегә статусларын ачыклыйлар, документлар әзерлиләр.

- УФМСның Татарстандагы барлык бүлекчәләрендә эшләүчеләргә Украинадан килгәннәрне чиратсыз кабул итәргә күрсәтмә бирелде, - ди Альмира Баһаветдинова. – Аларга миграция исәбенә алыну һәм статусларын ачыклау өчен миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәрәгә кирәк.

Ихтыяҗы булганнарның һәммәсенә дә врачлар ярдәме күрсәтелә. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов өч гаиләнең ярдәм сорап идарәгә мөрәҗәгать итүен хәбәр итте. Килүчеләр барысы да кардәшләрендә яшиләр, барысына да диярлек тору урыны кирәк. Идарә хезмәткәрләре аларга ярдәм иткәннәр – хәйриячеләр китергән киемнәрне биргәннәр.

Әлмәткә Украинадан качаклар килүе дәвам итә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International