Рифкат Миңнеханов эш визиты белән Әлмәттә булды

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Бүген Әлмәттә эш визиты белән ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миннеханов булды. Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлегенең баш дәүләт инспекторы гражданнарны кабул итү өчен килде.

Визит кысаларында Рифкат Миннеханов 35нче “Маленькая страна” балалар бакчасында да булды. Аны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Әлмәт эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Гарипов, ЮХИДИ бүлеге башлыгы Валерий Гыйздәтуллин озатып йөрделәр.

Кунакларны юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары каршылады. Алар бакча балалары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәләр. Балалар бакчасында бу тематик атна юлларда иминлеккә багышлана. Рифкат Миннеханов бәләкәчләрне урамда һәм юлларда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтү эшенең куелышы белән танышты, балалар белән аралашты. Баш дәүләт инспекторы балалар бакчасында хәрәкәт иминлегенә өйрәтүне югары бәяләде, балалар бакчасына ЮХИДИ идарәсе исеменнән 4 велосипед бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International