Бүген Әлмәттә иң яхшы ташчыны ачыклыйлар

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Әлмәттә шәһәрнең төзү предприятиеләре арасында һөнәри осталык конкурслары дәвам итә. Алар 15 июльдә тәмамланачак. Бүген исә ташчылар мәйдан тотты.

Быел “АРСУ” һәм “Арслан” ҖЧҖләреннән килгән 3 звено ярышты. Аларны төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгының урынбасары Вәли Нәҗмиев сәламләде, конкурста укңышлар теләде.

Конкурс шартлары буенча ярышучыларга башта теоретик сорауларга җавап бирергә, аннары практик эшкә күчәргә кирәк иде. Практик эш дигәне – лоджияләрнең урам як стенасын кирпечтән өю, 3 рәт саен арматура белән ныгытып бару. Конкурс комиссиясе конкурсантларның таныклыгын тикшерә, белемнәрен тикшерү беркетмәсен, куркынычсызлык техникасын ничек саклауларын карый, эшнең сыйфатына һәм күләменә бәя бирә, вакытына, материаллар тотуга игътибар итә.

Ярышта җиңүчеләргә Төзүче көнен бәйрәм иткәндә бүләкләр тапшырылачак. Иртәгә буяучылар осталыкта ярыша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International