“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн, хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Сезгә шундый соравым бар. Мин ике бала анасы, кызым инвалид, психиатрик диагноз. Без 51,6 кв.метрлы квартирда яшибез. Дәүләт торак шартларыбызны яхшыртыр дип исәп тота алабызмы? Чөнки икенче балама инвалид белән яшәү бик җайсыз, аларның икесенә бер бүлмә. Инвалид кызыма 6 яшь, ул бакчага йөрми. Коррекцион садикка урын чираты җитә торган түгел, бала өйдә махсус тәрбия алмыйча утыра. Бакчага йөрми торган инвалид балаларга берәр өстәмә тәэмин итү юкмы?

Җавап: Торак бина закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә торакка мохтаҗ дип танылган гражданнарга бирелә. Әлмәт район советының № 295 (19.04.2013 ел) карары белән гаиләнең бер кешесенә туры килгән гомуми мәйдан 15 кв.метрдан артмаган гаиләләр торакка мохтаҗ дип учетка куела. Учетка кую торак комиссиясе тарафыннан хәл ителә.

Әгәр дә сезнең өстенлеккә хокукыгыз (шуны раслаучы белешмә) бар икән, ул чакта гаризагызны карау өчен документларыгыз белән торак бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Әлмәт, Леин урамы, 41А йорт (тел. 45-50-58).

Кабул итү сәгатьләре:

Чәршәмбе – 13.15 тән 17.15кә кадәр;

Җомга – 8.00дән 12.00гә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International