Июльдә Татарстан халкын өстәмә ял көтә

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Июль аенда Татарстанда һәм Казанда яшәүчеләр бер артык көн ял итәчәкләр – 28 июльдә Ураза бәйрәме була.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе һәм Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар турында” гы законы нигезендә мөселман уразасының соңгы көне – Ураза бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Бәйрәм үткәрү датасын Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән билгеләгәнен исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International