“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 13 июле, якшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Сезгә Колшәрип авылында яшәүчеләр исеменнән язам. Бездә җәй саен үзәкләштерелгән системада су бетә. Төнлә дә булмый, иртән дә. Шул проблеманы хәл кылырга ярдәм итсәгез иде. Рәхмәт. Ихтирам белән, Евгений.

Җавап: Хәзер Колшәриптә 4 башня эшләп тора. Җәй көне бакчаларга сибү һәм яңа төзелешләр бару сәбәпле су күп тотыла, шунлыктан торбаларда басым кими.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International