Әлмәт боксеры халыкара ярышта 1нче урын алды

2014 елның 13 июле, якшәмбе
30 июньнән 5 июльгә кадәр Курган өлкәсенең Темлекево авылында бокс буенча “ВЕЛЕСА” кубогына традицион халыкара турнир булды. Бу абруйлы ярышта Россиянең 20 төбәгеннән 130 боксер һәм Казахстаннан 3 команда катнашты.

Әлмәт вәкиле “АЛГА” спорт клубында тәрбияләнүче Ширхан Гусейнов иде. Кискен көрәш нәтиҗәсендә ул 54 кг.га кадәрле авырлык категориясендә 1нче урын алды.

Шунысын да әйтик: рәсми ярышларга кадәр анда өйрәнү-тренировка җыены булды, “Алга” клубында тәрбияләнүчеләр яхшы тренировка да үттеләр, яхшылап ял да иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International