“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 12 июле, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Әлмәт үзәк дәваханәсенә врачка өйдән торып ничек язылырга була? Таһир-65 яшь. 1998 елдан 2нче группа инвалид. Әлмәт.

Җавап: Бүгенге көнгә участок врачы-терапевтка, гомуми практика врачына ТРның дәүләт хезмәтләре порталы аша, Әлмәт Үзәк дәваханәсенең теркәү холлына куелган инфомат аша язылырга мөмкин. Моның өчен сезгә регистратурада бер тапкыр программага шәхси мәгълүматларыгызның дөрес тутырылуын карарга гына кирәк.

Тар белгечләргә язылу участок врач-терапевты, гомуми практика врачы тарафыннан медицина күрсәтүләре буенча автоматлаштырылган эш урыны аша гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International