Әлмәттә электр белән эретеп ябыштыручыларның профессиональ осталык конкурсы үтә

2014 елның 12 июле, шимбә
Бүген Әлмәттә “Татнефть” компаниясенең кадрлар хәзерләү үзәгендә, якынлашып килгән Төзүче көненә багышлап, электр белән эретеп ябыштыручыларның һөнәри осталык бәйгесе үтә.

Конкурс ел саен үтә, анда бик күп осталар көч сынашырга өлгерде инде. Ләкин, “АРСУ” ҖЧҖ җитәкчесе Петр Буралов әйтүенчә, быелгы бәйрәм үзенчәлекле. Беренчедән, ул, юбилей дияргә була, 15нче тапкыр үтә, икенчедән, быел катнашучыларны сәламләргә шәһәр башкарма комитетының бөтен җитәкчеләре диярлек килде.

Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләү сүзендә бүгенге конкурсның Төзүчеләр көне алдыннан үтә торган 6 конкурс арасында иң мөһиме булуын әйтте: “Мин электр белән эретеп ябыштыручылар төзүче белгечлекләренә ия булган эшчеләрнең элитасы, дип саныйм”.

Марат Нилович конкурсның "УК"Главнефтегазстройсервис" ҖЧҖ тырышлыгы белән үткәрелүен әйтте.

Электр белән эретеп ябыштыручылар арасында конкурс Бөтенроссия ярышларында катнашу өчен үзенә бер сайлау этабы булып тора, ә анда Әлмәт осталары ел саен призлы урын алып киләләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International