Әлмәттә “Контрактлы хезмәт – сайлаган юлың” дигән акция үтте

2014 елның 11 июле, җомга
Бүген “Панорама” сәүдә үзәгендә “Контрактлы хезмәт – сайлаган юлың” дигән хәрби-патриотик акция үтте. Андый акция Татарстан шәһәрләрендә һәм илнең башка төбәкләрендә квартал саен үткәрелә.

Хәрби хезмәткә контракт белән җыю пунктының хәрби-профессиональ ориентация офицеры Рөстәм Сафиуллин әйтүенчә, Әлмәттә акция үткәрүнең уңай нәтиҗәләре күренә инде. Бүген генә 7 кеше контракт белән хезмәт итәргә теләк белдергән һәм шунда ук тиешле гаризалар тутырган.

Гаризаларны ТР хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәре һәм районы бүлегендә дә тутырырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International