Әлмәттә КАМАЗ «СЦ-3» сервис үзәге ачылды

2014 елның 11 июле, җомга
Бүген Әлмәттә КАМАЗ «СЦ-3» ҖЧҖ сервис үзәге ачылды. Чакырылган кешеләр арасында “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефть” ААҖ вәкилләре һәм башка рәсми затлар бар иде. Район башкарма комитетыннан тантанада ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов катнашты. Ул сервис үзәге җитәкчеләрен ачылулары белән котлады, предприятиенең эше шәһәргә файдага булыр дигән өмет белдерде.

Сервис үзәге диагностика һәм техник хезмәт күрсәтү, автомобильләрне, төрле узелларны ремонтлау эшләрен башкарачак. Иң мөһиме, монда КАМАЗ автомобильләренә оригиналь запчастьлар алырга мөмкин булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International