Күчмә мәшгульлек үзәге “Орленок” лагеренда

2014 елның 11 июле, җомга
Әлмәт укучыларына профессиональ юнәлеш күрсәтүнең бер пункты - күчмә мәшгульлек үзәге ярдәмендә сәламәтләндерү лагерьларында хезмәт күрсәтү. Татарстан предприятиеләрендә инженерлар һәм эшчеләр җитешмәгән хәзерге шартларда бу бигрәк тә мөһим. Каникул чоры булуга карамастан, 14-15 яшьлек үсмерләр өчен профессияне дөрес сайлау проблемасы акуаль килеш кала.

Шул уңайдан күчмә мәшгульлек үзәге “Орленок” сәламәтләндерү лагерена барды. Лагерьның 1нче отрядындагы 15 балага хезмәт күрсәтелде. Балалар Голланд методикасы буенча компьютерда тестлау үттеләр.

Июль-август айларында күчмә мәшгульлек үзәге Әлмәт районындагы башка лагерьларга һәм балалар санаторийларына да барырга ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International