Әлмәт юлларында ярты елда 19 кеше һәлак булган

2014 елның 11 июле, җомга
Үткән алты айда Әлмәт районы һәм шәһәр территориясендә 120 юл-транспорт вакыйгасы булган, шуларда 19 кеше һәлак булган, 168 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Узган ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны арткан: былтыр 112 авария вакытында 10 кешенең гомере өзелгән, 192 кеше җәрәхәтләнгән.

Аварияләрнең төп сәбәпләре: конкрет юл шартларына карап тизлекне дөрес сайламау (35 авариядә 7 кеше үлгән, 46 кеше җәрәхәтләнгән), каршы хәрәкәт полосасына чыгу (18-9-32), үтеп китү чиратын бозу (20-2-28).

Җәяүлеләрнең юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәмәве 2 кешенең һәлак булуына, 25 кешенең җәрәхәтләнүенә китергән. Исерек йөртүчеләр 11 авария ясаган, шуның аркасында 20 кеше тән җәрәхәтләре алган (2013 елда 12-2-25).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International