Дөньяда яшәүче халыклар көне

2014 елның 11 июле, җомга
БМО мәгълүматларына караганда, 1987 елның 11 июленә Җирдә якынча 5 миллиард чамасы кеше яшәгән. Шушы көнне шартлы рәвештә 5 миллиард көне (Five Billion Day) дип атаганнар. 1989 елда БМО яңа бәйрәм – Дөнья халыклары көнен (Five Billion Day) гамәлгә куя. Ул ел саен 11 июльдә билгеләп үтелә.

Җир шарында халыкның бик ишәюе 60нчы елларда берләшкән Милләтләр Оешмасын җитди борчуга сала. 1969 елдан 1999 елга кадәр дөнья халкы ике тапкырдан күбрәккә арта – 6 миллиардтан артып китә. Хәзер халык саны арту әкренрәк темплар белән барса да (елга 1,2%), абсолют саннарда ул бер елга 77 миллионнан артык кеше өстәлә дигән сүз. Шуның 95%ы үсеп килүче илләргә туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International