Әлмәттә бер көндә өч автомобиль урлаганнар

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
9 июльдә Әлмәттә ике 6нчы модель “Лада” автомобилен һәм бер “Тойота-Авенсис” автомобилен алып киткәннәр. 2006 елгы “шестерка”ның бигрәк тә бәхете булмаган. Ике яшь кеше аны Совет урамындагы бер йорт ишек алдыннан алып киткән булганнар. Салонда тәмәке тартып утырганда ут капкан, угрылар куркып машинаны ташлап киткәннәр. Машина урлауда шикләнелеп ике кеше кулга алынды, берсе балигъ булмаган яшьтә, икесе дә урлашу һәм кеше кыйнау өчен хөкемгә тартылган.

Икенче “шестерка”ның хуҗасы машинасын урлаганнарын ЮХИДИ хезмәткәрләреннән генә белгән. Урсалы микрорайонында хезмәт вакытында алар бер машинаның кыеш-мыеш баруына игътибар иткәннәр. Машинадагылар туктарга кушуны тыңламаганнар, кача башлаганнар. Шулай да инспекторлар машинаны туктата алганнар. Салоннан өч кеше чыгып Урсалы суына таба кача башлаган. Берничә минуттан аларның 19 яшьлек берсен тота алганнар. Ул 16 һәм 18 яшьлек әшнәләре турында сөйләп биргән. Өчесе дә моңа кадәр урлау, машина алып китү өчен хөкемгә тартылган булганнар.

44 яшьлек ир-ат машинасын автосервиска үз кулы белән илтеп тапшырган булган, машинасы шуннан югалган. Тикшерү барышында бу иномарканың инде полиция сводкасына эләккән булуы ачыкланды. Аның белән шоферлыкка укымаган исерек кеше идарә иткән булган. Хокук бозуның социаль хәвефле булуын искә алып, суд аны 12 тәүлеккә сак астына алды. Автосервис хезмәткәрләренең туганнарыннан берәү төнлә ачкыч яратып бинага үткән икән, күңеленә ошаган машинаны алып чыгып киткән. Ярый әле, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып калган, зур бәла дә килеп чыгарга мөмкин иде. Урлаган өчен элек тә ике тапкыр хөкемгә тартылган бу кешегә карата җинаять эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International