Әлмәттә коррупциягә каршы комиссиянең утырышы булды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Утырышта Әлмәт районы контроль-хисап палатасының бюджет акчаларын тотуда һәм муниципаль милектән файдалануда профилактика һәм коррупцион хокук бозулар булдырмау буенча эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзина 2013 елда һәм 2014 елның беренче яртысында контроль чаралары вакытында ачылган хокук бозулар, шул уңайдан күрелгән чаралар турында бәян итте.

Норматив-хокукый актларга антикоррупцион экспертиза ясау темасы да кузгатылды.

Район башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәтендә эшләүче вазифаи затларның 2014 елның беренче яртысында коррупцион һәм башка төрле хокук бозуларга каршы эшчәнлеге турында доклад белән чыкты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International