Велосипед урлаучы урлаганын балконнан ташлап качкан

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Полициянең дежур бүлегенә велосипед урлау турында хәбәрләр көн саен диярлек алынып тора. Аларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә кайдан урлыйлар. Урлаулар артуның төп сәбәбе – велосипедларны караучысыз калдыруда, сакланышын тәэмин итмәүдә.

8 июльдә тиз арада ике каракның эзенә төштеләр. Беренче очракта велосипед Тукай проспектындагы бер йортның тамбурыннан урланган. Полициянең участок уполномоченные каракның 22 яшьлек кеше икәнен ачыклый, аны тоткарлый. Карак гаебен таныды, урланган әйбер алынды.

Икенче велосипедны Гагарин урамыннан урлап китәләр. Китерелгән зыян 13 мең сумлык була. Бу җинаятьне эшләгән 29 яшьлек ир-атны хәзер полиция эзли. Ул урлау, талау, хулиганлык гамәлләре өчен биш тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган кеше. Аны инде тота язалар, әмма карак урлаган велосипедын икенче кат балконыннан ташлап кача. Велосипед алынды, бу уңайдан җинаять эше кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International