Әлмәтлеләр яшь геологларның 1нче республика олимпиадасында абсолют җиңүче булды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Яшь геологларның “Дуслык чыганагы” дигән 1нче ачык кыр олимпиадасына йомгак ясалды. Аны ябу тантанасында мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Татнефть”нең баш геологы Рәис Хисамов катнашты.

Абсолют җиңүче дип Әлмәттән “Девон” командасы табылды. 2нче урында Казанның Совет районыннан “Селенит”, 3нче урында Бөгелмә районыннан “Пегматит” командалары.

Шәхси зачетта 1нче һәм 3нче урыннарга “Девон” командасыннан Айдар Фәсхетдинов һәм Александр Пшенов чыкты, 2нче урында Казан яшь геологы.

“Девон” командасы олимпиаданың күчмә кубогын яулады һәм 100 мең сумга грант алды. Бу акча мәктәпнең геология кабинетын җиһазлауга тотылачак. Шәхси зачетта җиңүчеләргә мәгариф һәм фән министрлыгыннан планшетлар тапшырылды.

Башкалар да бүләксез калмады: һәр катнашучыга “Татнефть”тән компас, һәр командага “Нефтеконсорциум” ЯАҖдән геология кирәк-яраклары комплекты тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International